Количество результатов: Загрузка , поиск занял 0.001 сек.

Результаты поиска

  1. Укучыларны 9800 укытучы каршы алды. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Источник: http://tat.tatar-inform.ru/
  2. өлкә тарихында беренче мәртәбә яңа мәгълүмат технологияләре ярдәмендә он-лайн режимында 1000 кеше катнашында мәгарифкә багышланган өлкә видеоконференциясе үткәрелде. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Источник: http://tat.tatar-inform.ru/
  3. Анда муниципаль районнар башлыкларының социаль мәсьәләләр буенча урынбасарлары, мәгариф һәм методика бүлекләре һәм педагогик урта һәм югары уку йортлары җитәкчеләре катнашты. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Источник: http://tat.tatar-inform.ru/
  4. Аннан тыш, читтән килгән абруйлы кунаклар да катнашты бу Форумда: педагогика фәннәре докторы, Герцен исемендәге Россия педагогика университеты профессоры Надежда суртаева, санкт-петербургның 56 нчы гимназиясе директоры Майя пильдес, Иваново укытучылар белемен күтәрү институтының сәламәтлекне саклау технологияләре кафедрасы мөдире, медицина фәннәре докторы наталья нежкина. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Источник: http://tat.tatar-inform.ru/
  5. Бу Форумда төп сүз Россия президенты Дмитрий Медведев тәкъдим иткән “Яңа мәктәп” тудыру идеясе турында барды. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Источник: http://tat.tatar-inform.ru/
  6. Бүген мәгариф системасы алдында торган төп максатлар билгеләнде – укучылар өчен уку елларында ук аларның барлык иҗади мөмкинлекләрен ачу, аларны замана югары технологияләр ярышы шартларында үз урыннарын табарлык итеп әзерләү өчен тиешле шартлар тудыру, моның өчен мәктәпнең йөзен уңай якка үзгәртү һәм мәктәпләрне иҗатка сәләтле югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре турында барды. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Источник: http://tat.tatar-inform.ru/
  7. өлкә Мәгариф һәм фән департаменты җитәкчесе ирина лысакова үзенең чыгышында игътибарны нәкъ менә шул мәсьәләгә - укытучыларның әзерлеклелек мәсьәләсенә юнәлтте. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Источник: http://tat.tatar-inform.ru/
  8. Бик күп укытучылар үзләренең эшләренә югары бәя бирсәләр дә, аларның эш нәтиҗәләре югары түгел, дип бәяләде ул. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Источник: http://tat.tatar-inform.ru/
  9. Төбәк мәгарифен үстерү институты ректоры Ольга ройтблат укучыларның өлкә олимпиадаларын әзерләп үткәрүдәге җитешсезлекләрен ассызыклап күрсәтте. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Источник: http://tat.tatar-inform.ru/
  10. Күпчелек укытучылар олимпиадаларга көчле укучыларны ике-өч атна эчендә генә басылып әзерлиләр, олимпиадага әзерлек, сәләтле балалар белән эш системага салынмаган, дип, бу проблеманы хәл итүне башланып киткән уку елының төп бер бурычы итеп күрсәтте. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Источник: http://tat.tatar-inform.ru/